|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
See by year |
See by month |
See by week |
See Today |
Search |
Jump to month |
|
|
Заһир Бигиев – язучы |
|
|
|
Thursday, 22 September 2016 | Hits : 13828 |
|
Заһир Бигиев, Мөхәммәдзаһир – XIX гасыр ахыры татар әдәбиятының күренекле вәкиле. Ул татар әдәбиятында беренчеләрдән булып реалистик, яңа заман тормышыннан романнар иҗат итә.
Заһир Бигиев 1870 елның 22 сентябрендә Ростов шәһәренә Пенза губернасының Чембар өязе Кикин авылыннан китеп урнашкан Ярулла Бигиев гаиләсендә туа. Башлангыч белемне рус мәктәбендә ала. Соңрак мәдрәсәдә дә укый.
Ул 16-17 яшьләрендә үк инде “Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә” романын яза. Шул әсәрне бастыру нияте белән, 1886 елда Казанга килә. Шунда Күл буе мәдрәсәсендә укырга кала. 1890 елда үзенең “Гөнаһы кәбаир” (“Зур гөнаһлар”) романын бастырып чыгара. 1891 елда яңадан үз шәһәренә кайтып китә һәм анда “Катилә”, “Мөртәт” романнарын иҗат итә. Ләкин алар кулъязма хәлендә калалар – басылып чыкмыйлар.
1893 елда әдип Урта Азиядә сәяхәттә була. Юлда күргәннәренә нигезләнеп, “Мавәраэннәһердә сәяхәт” дигән әдәби-публицистик әсәрен яза. Аның бу әсәре, үзе үлгәннән соң (ул 1902 елда вафат була), 1908 елда гына дөнья күрә. |
Back
|